КАЗАНДА ТЕРЕ ЧЫРШЫЛАРНЫ КАБУЛ ИТҮ ПУНКТЛАРЫ ЭШЛИ БАШЛАЯЧАК
10нчы гыйнвардан Казанда тере чыршыларны кабул итү буенча ике пункт эшли башлаячак. Бу турыда шәһәр мэриясе пресс-хезмәте хәбәр итә.
Казанлылар 31нче гыйнварга чаклы махсус контейнерларда тере чыршы, нарат һәм башка ылыслы агачларны калдыра алачак. Кабул итү пунктлары Гадел Кутуй урамы 160нчы йорт (Идел буе экология компаниясе офисы янында) һәм Җиңү Проспекты, 141 (сәүдә үзәгенең кышкы бульвар территориясендә) адреслары буенча тәүлек әйләнәсе эшләячәк.
Барлык ылыслыларны фермер хуҗалыкларына кошлар һәм хайваннар астына җәяр өчен тапшырачаклар.
Чыршыларны уенчыклардан һәм барлык бизәү элементларыннан чистартырга кирәк.
Мондый төр акция инде беренче тапкыр уздырылмый, узган ел 4 тоннага якын тере чыршы кәҗәләргә азык булган иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
15 мая 2026 - 11:42
КАЗАНДА «ИСЛАМ ДӨНЬЯСЫНЫҢ МӘДӘНИ БАШКАЛАСЫ» ЕЛЫН БАШЛАП ҖИБӘРДЕЛӘР
-
14 мая 2026 - 10:38
КАЗАНДА БАЛАЛАР АРАСЫНДА РЕГБИ ТУРНИРЫ УЗАЧАК
-
13 мая 2026 - 13:19
КАЗАНДА ЭЛЕКТРОСАМОКАТ ПАРКОВКАЛАРЫ СХЕМАСЫННАН 23 АДРЕС АЛЫНДЫ
-
12 мая 2026 - 13:12
РФ СӘЛАМӘТЛЕК САКЛАУ МИНИСТРЛЫГЫ ЯҢА МЕДИЦИНА БЕЛГЕЧЛЕКЛӘРЕ КЕРТЕРГӘ ТӘКЪДИМ ИТТЕ
Нет комментариев