Казанда тагын ике граффити пәйда булачак 

Казанның Мәскәү районында яңа 2 граффити ясаячаклар. “Ак Барс” хоккей клубы Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе белән берлектә граффити итеп ясалачак сурәткә конкурс игълан итә. 

- Яраткан Казаныбыз тагын да матуррак булырга тиеш. Бергәләп без әлеге эшне эшли алачакбыз. Барлык җанатарларыбызны да шәһәребезне матурлауга үз өлешләрен кертергә чакырабыз, - ди “Ак Барс” хоккей клубы үз хәбәрендә.

Иң яхшы эскиз авторына “Ак Барс”ның берәр уенчысының уен сеткасы (игровая сетка) тапшырылачак.

Исегезгә төшерәбез, күптән түгел Мәскәү районында яңа бер граффити барлыкка килгән иде инде. “Тасма” компаниясенең бер бинасында төшерелгән кызчыкка Мира дип исем куштылар. Сурәтнең озынлыгы - 30 метр. Граффитины «Sly Dog тәхәллүсе белән стрит-арт-художник ясаган. Шулай ук «Метроэлектротранс” бинасы диварында да бабай рәсеме ясадылар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 6 февраль 2021 - 10:39
    ЧӘЧӘКТӘН КАЙТКАН ТӨН Язгы суларны чупыр-чупыр китереп, иптәш кызым белән аның авылына кайтып киләбез. Инде карлар эреп беткән диярлек. Анда-санда тишелеп чыккан үги ана яфраклары баеп барган кояшка сары чәчәкләрен сузган. Язның беренче шытымнарын өзәргә кул бармый. Җанда эчке бер рәхәтлек. Шушы сары чәчәкләр, сап-сары кояш, иптәш кызымның сап-сары кофтасы шул рәхәтлеккә туры килә торган саф төсләр сирпи.
    1412
    0
    6
  • 5 февраль 2021 - 13:01
    ЯЛЛАРДА КЕКС ПЕШЕРӘБЕЗ! Якыннарыңны берәр тәмле әйбер пешереп сыйла әле әйдә! Бездән рецепт!
    471
    0
    0
  • 10 февраль 2021 - 15:15
    6 ТӨРЛЕ СЭНДВИЧ РЕЦЕПТЫ Аны өйдә утырып ашарга да, тегендә яки монда үзең белән эләктереп барырга да җайлы. Бүген без сезгә сэндвич рецептлары тәкъдим итәбез.
    442
    0
    0

Блоглар