Логотип Идель
Белми калма

КАЗАНДА «СӘЙЯР» БАЛАЛАР ҺӘМ ЯШҮСМЕРЛӘР ТЕАТР ФЕСТИВАЛЕ ҖИҢҮЧЕЛӘРЕН БҮЛӘКЛӘДЕЛӘР

Бүген Халыклар дуслыгы йортында “Сәйяр” балалар һәм яшүсмерләр театры республика фестиваленең йомгаклау тантанасы үткәрелде. Икенче этапка үтүче 100 коллектив арасыннан  чараның җиңүчеләре һәм гран-при ияләре бүләкләнде.

 

Зиннур Хөснияр: “Балаларны сәхнәгә, яктылыкка менгезеп, аларның үзләреннән чәчелгән нурны шул вакытта ук безнең күрәсебез килде,ләкин...”

 

Бүген Халыклар дуслыгы йортында “Сәйяр” балалар һәм яшүсмерләр театры республика фестиваленең йомгаклау тантанасы үткәрелде. Икенче этапка үтүче 100 коллектив арасыннан  чараның җиңүчеләре һәм гран-при ияләре бүләкләнде.

 

Фестиваль 2016 елдан бирле Министрлар Кабинетының «2014 — 2022 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасы нигезендә Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министрлыгы һәм «ТАТМЕДИА» АҖнең «Сәхнә» журналы тарафыннан үткәрелә.

 

Коллективларның чыгышлары түбәндәге яшь категорияләре буенча билгеләнде: 1) 3-6 яшь (мәктәпкәчә яшьтәге); 2) 7-11 яшь (кече мәктәп яше); 2) 12-14 яшь (урта мәктәп яше); 3) 15-17 яшь (олы мәктәп яше).

 

Әлеге чараны Марсель Вәгыйзов  “Татарстан” җыры белән ачып җибәрде, шуннан кичәнең иң дулкынландыргыч  мизгелләре  – җиңүчеләрне котлау вакыты килеп җитте.

Номинантларны бүләкләү өчен “Сәхнә” журналының баш мөхәррире, жюри председателе Зиннур Хөснияр сәхнәгә чакырылды. “Әлеге фестивальне оештыру идеясе 10-15 ел элек барлыкка килде. Балаларны сәхнәгә, яктылыкка менгезеп, аларның үзләреннән чәчелгән нурны шул вакытта ук безнең күрәсебез килде, ләкин ул вакытта бу мөмкин түгел эш сыман тоела иде”- диде ул. Әлеге фестивальдәге катнашкан балаларның, яшүсмерләрнең, хәтта “рус телле татар егетләре һәм кызлары”ның  ел саен әлеге чарада катнашып, искиткеч театраль номерлар куюларына нык сөенде һәм барлык катнашучыларны да “матурлык бәйрәме” белән котлады. Номинантлар  Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министрлыгы дипломнары һәм DNS электрон товарлары кибетенә 5 мең сумлык карта белән бүләкләнделәр. “Сәхнә” журналының махсус бүләге  – диплом, акча конверты һәм Зиннур Хөсниярнең китабы белән  Арча районының 6 нчы мәктәбе бүләкләнде. Шулай ук Татарстанның халык артисты, Г. Камал театры артисты Фәнис Җиһанша үзенең чыгышында театр барлыкка килү тарихы турында кызыклы фактлар китерде һәм чараны оештыручыларга рәхмәт сүзләрен әйтеп, номинантларны ихластан тәбрик итте.

 

Чарада 3 нче урынга лаек булган катнашучылар Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министрлыгы дипломнары һәм DNS электрон товарлары кибетенә 10 мең сумлык карта белән, ә 2 нче урын яулаучылар DNS электрон товарлары кибетенә 15 мең сумлык карта белән бүләкләнделәр. Аларны котлау өчен Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакировка сүз бирелде. “Сәйяр” балалар һәм яшүсмерләр театры республика фестиваленең, дөрестән дә, кирәкле булуына, бүгенге көндә уку-укыту процессы белән беррәттән милли тәрбия бирү мөмкинлегенә басым ясап, бу чарага нигез салучыларга, оештыручыларга, катнашучыларга олы рәхмәтләрен җиткерде. Киләсе елларда әлеге конкурсның географиясе тагын да киңәер дигән өметтә калды.

 

1 нче урын яулаган катнашучылар Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министрлыгы дипломнары һәм DNS электрон товарлары кибетенә 20 мең сумлык карта белән бүләкләнделәр. Тәбрикләү сүзе  милли мәгариф идарәсе башлыгы Лилия Әхмәтҗановага бирелде. “Киләчәктә театр фестивален тулы бер ай күләмендә барлык  район үзәкләренең, авылларның мәдәният йортларында уйналуы, гөрләп үткәрелгән театрлар турында хыялланабыз, һәм иртәме соңмы без аңа ирешербез дип өметләнәбез”-  диде мәгариф идарәсе башлыгы. Фестивальнең җиңүчеләре билгеләнде, алар: Казан шәһәренең 346 нчы балалар бакчасы, “Адымнар – белемгә һәм бердәмлеккә юл” күптелле мәгариф комплексы, Яр Чаллының 29 нчы гимназиясе, Минзәлә шәһәре гимназияләре булды.

 

Фестивальнең Гран-приена Казан шәһәренең Фатиха Аитова исемендәге 12 нче кызлар гимназиясе һәм Баулы районының 5 нче номерлы “Бәләкәч” балалар бакчасы лаек булды. Аларны Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова чын күңеленнән тәбрик итте. Ул “Сәхнә” һәм “Салават күпере” журналлары филиалы җитәкчесе - Зиннур Зыятдин улына, оештыручыларга, укытучыларга, катнашучыларга олы рәхмәтләрен белгертте һәм “балаларның сәләтләрен ачучы мәйдан”ны төрле идеяләр белән баетып, үстерергә чакырды.

 

Казан шәһәренең Фатиха Аитова исемендәге 12 нче кызлар гимназиясе “Беренче театр”ын уйнап, гран-при бүләгенә лаек булды. Аларның коллективына инде 5 ел, һәм әлеге конкурста алар ел саен диярлек катнаша. Әлеге конкурста катнашучылар үзләрендә нинди сыйфатлар булдырырга тиеш дип сорагач, алар иң беренче чиратта тырышлык, сәхнәне ярату һәм кыюлык кирәк дип җавап бирделәр. Киләсе елга катнашучылар да сәхнәдә балкып торсалар дигән теләк белән һәрбер коллективка уңышлар теләп калдылар.

 

Раилә Фәхртдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Җиңүчеләр исемлегендә гел шәһәр мәктәпләре һәм балалар бакчалары исеме генә күренә. Бер генә авыл мәктәбе дә юк. Нигә шулай микән? Бәлки авыл мәктәпләре арасыннан да җиңүчеләрне билгеләргә кирәктер.