Логотип Идель
Белми калма

КАЗАНДА «СПОРТ ДӨНЬЯСЫ» МИЛЛИ ФЕСТИВАЛЕ ТӘМАМЛАНДЫ

Фестивальнең иң төп кунаклары арасында танылган спортсменнар – фигуристлар Алексей Ягудин һәм Татьяна Тотьмянини, «Рубин» футбол клубының баш тренеры Леонид Слуцкий, бокс буенча дөнья чемпионы Григорий Дрозд, паралимпиадачы Алексей Ашапатов, совет футболчысы Евгений Ловчев, озынлыкка сикерү буенча олимпия чемпионы Татьяна Лебедева, теннис буенча Россиянең атказанган тренеры Белла Анисимова һәм совет гимнастчысы Мария Филатова бар иде.

Фестивальдә һәр теләгән кеше үзен керлинг, уктан ату һәм башка спорт төрләрендә сынап каый алды. Ә ГТО мәйданчыгында спорт нормативларын тапшырып карарга мөмкин иде. Киберспортка багышланган стендта исә, катнашучыларга компьютер уеннары һәм ярышлар тәкъдим иттеләр. Павильонда  60 интерактив мәйданчык эшләде.

Танылган спортчылардан остаханәләр фестивальдә аеруча мөһим урын алып торды. Алар үзләренең әзерлек техникаларын күрсәтүдән тыш дөрес тренировка буенча киңәшләрен бирделәр.

Ә Леонид Слуцкий яшь футболчылар өчен ачык остаханә уздырды. Зур футбол мәйданында ул Казан спорт мәктәпләре укучыларының күнекмәләрен күзәтте һәм уен техникасын ничек яхшыртырга мөмкин булуын сөйләде.

«Спорт дөньясы» милли фестивале Казанда ел саен уздырылыр, дип планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев