Логотип Идель
Белми калма

Казанда шарлар фестивале узачак

Disney студиясендә төшерелгән “Вверх” дигән мультфильмны караганыгыз бармы? Һәрхәлдә, ишеткәнегез бардыр. Шул мультфильмда төп геройның меңнән артык шар бәйләнгән өен берничек тә игьтибарсыз калдырып булмый. Казандагы “Артист” иҗади төркеме дә шул күренештән илһамланыпмы, әллә үз инициативалары беләнме, һәр елны башкалабызда шарлар фестивале үткәрәләр. Быел бу фестиваль 6нчы ел рәттән узачак.

Быелгы “Шарлар фестивале” традицион рәвештә Кырлай паркында 14 июль көнне булыр, дип көтелә. Фестиваль көнендә Кырлай паркы башка тормыш белән яши башлый, чөнки андагы кунаклар аттракционнар турында онытып, сәхнә янына бәйрәм программасын карарга җыела. Ә монда бер минут та буш вакыт юк: мини-дискотека, шарлар шоуы, көмеш шоу һәм башка чаралар нәниләрне дә, олылырны да үзенә җәлеп итә.

Бәйрәмнең быелгы концепциясе тулаем үзгәрмәсә дә, бу юлы Кырлай кунакларын парк эчендә бик күп аниматорлар каршы алачак. Фотога төшү өчен сәхнә янында махсус фотозоналар булачак. Ләкин иң кызык һәм дулкынландыргыч мизгел бәйрәм түрендә булачак. Ул да булса – шарлардан төзелгән персонажлар парады. Бәйрәмнең тагын бер традициясе бар: фестиваль ахырында шарлар бәйләмен яки аларга бәйләнгән төрле фигураларны күккә җибәрү. Шуннан соң инде фестиваль рәсми рәвештә тәмамланган, дип игьлан ителә.

Фестиваль үз кунакларын елдан-ел яңа күңел ачу чаралары белән шаккатыра. Быелгылары турында беләсегез килсә, 14 июль көнне сәгать 11гә Кырлай паркына килегез һәм өйгә кайтып киткәндә үзегез белән минимум 30 шар һәм яхшы кәеф алып китәргә онытмагыз!

Рәзил Сәмигуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев