Логотип Идель
Белми калма

Казанда Сабантуй: кайда? кайчан?

Быел Казанда Сабантуйлар 23 июнь көненә билгеләнгән. Алар 4 мәйданда узачак: Тынычлык һәм Дәрвишләр бистәләре каенлыгы, Аккош күле янындагы урман паркы һәм Казан ипподромы. Чаралар иртәнге 9.30да башланып китәчәк (Ипподромдагысы - 13.30да).

Иң төп Сабантуй, традиция буенча, Тынычлык бистәсендә уза. Анда Айдар Сөләйманов, Данир Сабиров кебек артистлар чыгыш ясаячак. Бәйрәмгә "Җиңү Проспекты” метросы", “10нчы микрорайон”, “Филармония концертлар залы” тукталышларыннан махсус автобуслар белән барып җитәргә мөмкин булачак. Билет бәясе – 27 сум. Шулай ук әлеге Сабантуйга “Казан-1” станциясеннән электоропоезд да йөриячәк. Бәясе – 22 сум.

Дәрвишләр бистәсендә дә башкаланың төрле җыр, бию коллективларын күрергә мөмкин булачак. Шулай ук Сабантуйга килүчеләр Салават Фәтхетдинов, Салават Миңнеханов һәм Гүзәлем чыгышларын күрә алачак. Бирегә “Халитов” тукталышыннан махсус бушлай автобуслар йөриячәк.  Мондагы  Сабантуйга 1, 19, 25, 34, 60, 84, 91 нче маршрут автобуслар белән дә барып җитәргә мөмкин.

Акккош күле янындагы уза торган Сабантуйның быелгы төп үзенчәлеге – ул “WorldSkills Kazan 2019” чемпионатына багышланган мәйданчык. Әлеге Сабантуйга 36, 46 һәм 72 номерлы маршрутлар белән барып җитәргә мөмкин. Алар «Ремплер» тукталышына кадәр бара, аннан Сабантуйның үзенә кадәр 5 минут саен бушлай йөри торган махсус автобуска күчеп утырырга кирәк булачак.

Казан ипподромында ат чабышы уза, ул 13.30 башланып китә. Кызыклы концерт программасы да каралган. Бирегә дә "Җиңү Проспекты” метросы" тукталышыннан махсус автобус йөриячәк.

Сабантуйлар күңелле узсын, дуслар! Бәйрәм белән!


Зилә САБИТОВА әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев