Логотип Идель
Белми калма

КАЗАНДА «ҺӨНӘР» XI БӨТЕНРОССИЯ ЯШЬ РЕЖЕССУРА ФЕСТИВАЛЕ

«Һөнәр» XI Бөтенроссия яшь режиссура фестивале Казанда 2019 елның 6-11 декабрендә уза.

Фестивальнең максаты – яшь режиссерларга профессиональ мохит тудыру, аларның иҗатын киңкатлам тамашачыга җиткерү, театрлар белән хезмәттәшлек итәргә ярдәм итү. Фестивальдә 35 яшькә кадәр булган режиссерларның спектакльләре яки ул яшьне узган булса да, режиссерның дебют эшеннән соң 5 ел дәвамында куйган спектакльләре катнаша ала. Тамашачылар игътибарына соңгы театраль сезонда сәхнәләштерелгән спектакль премьералары тәкъдим ителә.

Афишага татар һәм рус телендә 25 спектакль кертелгән. Алар Казанның 8 театраль мәйданында күрсәтеләчәк:  Камал театры, Кариев театры, Тинчурин театры, Яшь тамашачы театры (ТЮЗ), «Әкият» Татар дәүләт курчак театры, "Угол" иҗат лабораториясе, “Тәрәзә” хәзерге заман сәнгать галереясе (Казан Ратушасы бинасында) һәм «WERK» арт-пространствосы.

«Һөнәр» фестивале кысаларында 3 көнлек уку-укыту программасы да каралган. Кариев театрының Кече сәхнәсендә танылган театр тәнкыйтьчеләре белән очрашу һәм лекцияләр узачак. Махсус кунак - танылган театр режиссеры, дәүләт һәм театр премияләре лауреаты, Россиянең халык артисты Кама Гинкас.

Фестивальне оештыручылар – ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Театр әһелләре берлеге, Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры.

Тулырак мәгълүмат https://tat.karievteatr.ru/projects/remeslo

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев