КАЗАНДА ҖӘМӘГАТЬ ТРАНСПОРТЫНДА ЙӨРҮ БӘЯСЕ АРТА

Казанда 2020нче елның 1нче гыйнварыннан шәһәр транспортында йөрү бәясе арта. Бүген билет бәясе 27 сум булса, киләсе елдан ул 30 сумга җитәчәк. 

Бу үзгәреш троллейбус, трамвай һәм автобусларга гына карый, метрода билет бәясе үзгәрешсез калачак. Транспорт картасы белән түләгән очракта исә, билет бәясе хәзерге 25 сум урынына 27, ә 100 тапкыр йөрү өчен алынган махсус карта белән 18 сум урынына 20 сум булачак.

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов: