Логотип Идель
Белми калма

Казанда Лобачевский музее ачыла 

КФУда Н.И.Лобачевский музее ачылачак, дип хәбәр итә университетның матбугат хезмәте. Ул “ректор йорты”нда урнашачак. Галим ректор булып торган вакытында монда гаиләсе белән 19 ел дәвамында яшәгән була. Шул чор атмосферасын тудырырга интерьер ярдәм итәчәк.

Экспонатлар арасында галимнең хезмәтләре, Казан университетының физика-математика җәмгыяте кулъязмалары, ТРның Милли архивындагы һәм КФУның тарих музее документлары сакланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев