Логотип Идель
Белми калма

Казанда кулланылган батарейкаларны кая илтергә?

Казанда файдаланылган батарейкаларны җыю өчен махсус контейнерлар урнаштырылды. Андагы батарейкалар соңыннан утильләштереләчәк. Бу адым куркыныч калдыкларны көнкүреш калдыклары полигоннарына эләгү очрагын киметәчәк.

Кулланылган батарейкаларны ташлау өчен махсус контейнерлар:


- Татарстан Дәүләт Советы (Ирек мәйданы, 1)


- ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы (Вишневский урамы, 26)


- ТР Авыл хуҗалыны министрлыгы (Ямашев проспекты, 37а)


- ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы (Кремль урамы, 9)


- ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы (Островский урамы, 4)


- ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы
(Кремль урамы, 13)


- ТР Икътисад министрлыгы (Мәскәү урамы, 55 – 3 контейнер)


- Татарстан Республикасы буенча Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәте идарәсе (Вишневский урамы, 26а)


- Казан шәһәренең Торак-коммуналь хуҗалыгы комитеты (Кремль урамы, 11)


- Казан федераль университеты (Кремль урамы, 18 – 3 контейнер)


- Казан дәүләт энергетика университеты (Красносельская, 51)


- «Савиново», «Тандем», «Корстон», «ГоркиПарк», «Порт», «Франт», «Проспект», «Южный», «Selgros Cash&Carry», «Мetro Cash&Carry», «Леруа Мерлен», «Бәхетле» сәүдә үзәкләрендә  урнаштырылган.


Хәзер кулланылган батарейкаларны Әлмәттә дә җыялар. Шәһәрнең төрле учреждение һәм предприятиеләрендә 150 махсус контейнер урнаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев