Белми калма
КАЗАНДА - “КАЗ ӨМӘСЕ”
“Каз өмәсе” - хәзер шәһәрләрдә түгел, авылларда да сирәк уздырыла торган йола. Элек көзнең соңгы көннәрендә - кыш башында узган бу бәйрәм бик көтеп алынган, халык аңа ныклап әзерләнгән.
Яшьләр биредә бер-берсенә күз салган, киләчәктә гаилә корырдай тиң ярын барлаган. Һәм әлбәттә инде нинди бәйрәм җыр-биюсез, күңелле уеннарсыз үтсен ди?! Болай эшләгәндә эш тә тизрәк барган, арганлык та сизелмәгән.
15 декабрь көнне сәгать 13.00дә Мәрҗани урамы 8 йортта “Каз өмәсе” уздырылачак. Килгән һәркем дөрес итеп каз эшкәртү серләренә төшенү белән беррәттән, рәхәтләнеп бии, җырлый, башкаларны тыңлый алачак.
Традиция буенча, чара чәй эчү белән тәмамланачак. Хуҗалар сезнең күз алдыгызда эшкәртелгән каздан бәлеш пешерәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
2 ноября 2025 - 10:37
КАРИЕВ ТЕАТРЫНДА ПРЕМЬЕРА
-
1 ноября 2025 - 15:00
«ТУГАН БАТЫР» ПРИЗЫНА КӨРӘШ ЯРЫШЛАРЫ
-
30 октября 2025 - 16:11
ЛӘЙСӘН ГЫЙМАЕВА ҺӘМ БУЛАТ БӘЙРӘМОВТАН «РӘХӘТ КОНЦЕРТ»: ИСЕМСЕЗ ПРОГРАММА, ТАМАШАЧЫЛАРГА БҮЛӘК ҺӘМ ХАЛЫКЧАН ХИТЛАР
-
30 октября 2025 - 14:14
АПАС МӘКТӘБЕ УКУЧЫЛАРЫ ТАТМЕДИАДА КУНАКТА
Нет комментариев