Логотип Идель
Белми калма

КАЗАНДА КАЙНАР СУ БУЛМАЯЧАК: КАЙЧАН?

Казан шәһәре исполкомы йортларда һәм социаль объектларда кайнар су булмаячак көннәрне хәбәр итте. Бу су коммуникацияләрендә барачак эшләргә бәйле.

Әлеге эшләр ике этапта барачак: 2-3 сентябрь һәм 9-10 сентябрь көннәре. Нәкъ шул көннәрдә кайнар су булмаячак. Инфраструктура объектларына килгәндә, бу көннәрдә кайнар су "Казан Арена" стадионында, "Татнефть Арена"да, "Ривьера" аквапаркында һәм башка спорткомплекс, бассейн һәм бала тудыру йортларында булмаячак. Кайнар су булмаячак йортларның төгәл исемлеге белән әлеге сылтама аша үтеп танышырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев