Логотип Идель
Белми калма

КАЗАНДА КАФЕЛАР АЧЫЛА

Моңа кадәр башкаладагы кафе, ресторан, ашханә, каһвәханәләрдәге тәмле ризыкны өйгә китертеп кенә ашап була иде. Шулай ук үзең анда барып һәм ризыкны алып чыгып китеп ашарга мөмкин булды. Кафе-ресторансыз тора алмаучылар, биегез! Хәзер алар яңадан үз “ишекләрен” ачачак. Әйе, “ишек” сүзе куштырнак эчендә, чөнки кафеларның эчләренә кереп тә торасы булмый. Килүчеләр кафе, рестораннарның җәйге террасаларында сыйлана алачак. Күпме кафе-ресторан ачыла? Кайчаннан?

Казанда 11 июньнән 200 кафе-ресторан ачыла. Экспертлар менюдагы бәяләрнең төшүен һәм яңа туклану урыннарының ачылуын фаразлый. Озын сүзнең кыскасы - әлеге юнәлеш үзенең эшчәнлеген яңадан яхшылап тергезеп җибәрергә әзерләнә.

Татарстаның һәм Казанның рестораторлар һәм отельерлар ассоциациясенең башкарма директоры Галина Шәрәфетдинова әйтүенчә, кафеларның бу рәвешле эшли башлавы куркыныч тудырмаячак. Эшчәнлек барышында куркынычсызлык таләпләре үтәләчәк. “Җәмәгать транспорты, кибет, сауна, бассейннар белән чагыштырганда, җәйге террассада утыру күпкә куркынычсызрак”, - ди ул.

Казандагы 2,5 мең туклану урынының 200е ачылыр дип көтелә. Директор 11 июнь көнгә террасаларның 80-90%ы ачылачагын әйтә. Калганнары әлегә ачылырга әзерләнүне дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев