Логотип Идель
Белми калма

КАЗАНДА ИҢ ЯХШЫ МӘКТӘП ТЕРРИТОРИЯСЕН САЙЛАЯЧАКЛАР

Кичә, 31нче июль көнне Казанда иң яхшы мәктәп территориясен сайлауның шәһәр этабы башланып китте. 2нче августка кадәр мәгариф министрлыгы, район администрацияләреннән оештырылган комиссия конкурсның шәһәр этабына үткән 16 мәктәп территориясен караячаклар. 

Шәһәр этабының беренче көнендә комиссия 33нче номерлы мәктәпе карарга барган. Комиссия әгъзалары мәктәп территориясенең декоратив яктан оештырылу үзенчәлекләренә игътибар иткән. Мәктәп территориясе аерым зоналарга бүленгән һәм һәр зонанаың торышы өчен аерым билгеле бер сыйныф җавап бирә. Балалар үзләренә бүлеп бирелгән өлешнең планын үзләре төзегәннәр. Мисал өчен, бер зонада Эйфель манарасын, икенчесендә Биг-Бен, өченчечендә исә, Сөембикә манарасын күрергә була. Мәктәп директоры Шәяхмәтова Нелля балаларга ярдәмгә профессиональ ландшафт белгечләре килгәнлеген хәбәр итә.

Кайбер сыйныфларның үз бакчалары, теплицалары да бар икән. Укучылар үзләре теләгән яшелчә-җиләк җимешләрне үстерү белән шөгыльләнәләр. Мисал өчен, бер сыйныф кишернең төрле сортларын үстерә икән.

Әлеге конкурста мәктәп территорияләрен бәяләүнең аерым критерийлары бар. Монда яктылык, җирләрнең коймалап алынган булуы, чисталык, эстетик зәвык һәм башкалар керә. Ә иң мөһиме, болар барысы да мәктәптә укыту-тәрбия процессына файдага булырга тиеш.

Конкурсның нәтиҗәләре исә, белем бирү өлкәсендә хезмәт куючыларның август аенда үтәчәк конференциясендә билгеле булачак. Җиңүчеләрдән Гран-При - 70 мең, 1нче урын - 50 мең, 2нче урын - 40 мең, 3нче урын - 30 мең белән бүләкләнәчәк. 

Фото: Казанның белем бирү идарәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев