Казанда Халыкара мөселман киносы фестивале башлана 

Бүген Казанда XIII Халыкара мөселман киносы фестивале башлана. Быел анда 27 илдән 60 фильм тәкъдим ителәчәк. Барлыгы 61 илдән 782 гариза кабул ителгән булган. 

Кинофильмнарны Россиянең халык артисты Николай Досталь җитәкчелегенә абруйлы жюри бәяләячәк. Килгән кунаклар арасында кинемотография өлкәсендә шактый эш башкарган шәхесләр булачак: актерлардан Наталья Варлей, Светлана Светличная, Владимир Конкин, Ольга Остроумова, Марат Башаров, Сергей Маховиков, Кирилл Плетнев, Владимир Вдовиченков, Анна Снаткина, Леонид Кулагин, Виктор Мережко, продюсерлар Рубен Дишдишян, Руслан Татаринцев, Игорь Мишин, киновед Кирилл Разлогов, җырчылардан Эльмира Кәлимуллина, Динә Гарипова.

Фильмнарны «Родина», «Мир», «Киномакс», «Корстон» кинотеатрларында һәм Казан Кремлендә карарга мөмкин.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 22 май 2021 - 11:35
    ЗАМАНЧА СУ АНАСЫ ЯКИ КВАДРОКОПТЕР МАҖАРАСЫ Кәримне Өчиледә барсы да белә иде. Ул алай начар малай түгел. Кайчан карама – теге яки бу эш белән мәшгуль. Укудан кайткач, өйне җыештыра, савыт-сабаны юа. Соңыннан тышка чыгып, малларны карый. Тыштагы эшләрен бетереп керүгә, әнисе дә кайтып җитә.
    796
    0
    1
  • 26 май 2021 - 17:40
    САБАНТУЙГА КАРШЫ КИЧ Юлы уңарга тиеш бүген Нәргизәнең. Иртәдән болытлы торган күк йөзе, өйләдән соң кинәт ачылып китте дә, ялтырап кояш чыкты. Соңгы зачетын тапшырып, университет баскычларыннан йөгерә-йөгерә тукталышка ашыкты кыз. Хәзер тиз генә бүлмәсенә кереп, юл сумкасын алыр да, электричкага чыгар. Кыз җәлт кенә кул сәгатенә күз төшерде. Өлгерергә тиеш, электричка китәргә сәгатьтән артык вакыт бар әле.
    570
    0
    0
  • 31 май 2021 - 17:44
    ЗАМАНЧА КЫСТЫБЫЙ РЕЦЕПТЫ «Кыстыбый tatar-food» рестораннарының берсендә директор булып эшләүче Айнур Идиятулин белән «Чеп-чеби» кыстыбые әзерләдек. Аннан ашадык... Шундый тәмле булды! Серле рецептны сезнең өчен дип  язып та алдым. Уңайлырак булсын өчен фотога да төшердек. Рәхәтләнеп кулланыгыз!
    472
    0
    0

Блоглар