Казанда гомумшәһәр соңгы кыңгырау бәйрәме быел булмый

Быел Казанда традицион рәвештә уза торган гомумшәһәр соңгы кыңгырау бәйрәмен уздырмаска карар кылганнар. Бу хакта эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә кичә Казан шәһәре мәгариф идарәсе җитәкчесе Илнар Һидиятов сөйләгән.


Гадәттә 25-26 нчы майларда уза торган соңгы кыңгырау бәйрәмнәрен быелгы чыгарылыш сыйныф укучылары үз мәктәпләрендә линейкаларда гына уздырачак.

Шулай да соңрак - 26 июнь көнне - бөтен Казан укучылары өчен зурлап гомумшәһәр чыгарылыш кичәсе уздырылачак. Анда чыгарылыш сыйныф укучыларын мэриядән күңелле сюрпризлар көтәчәк, дип ышандыралар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
Иҗат
«УНБЕРЕНЧЕ ӘХМӘТ» ӘКИЯТЕ
683
0
1
Иҗат
ДИЮ КЫЗЫ, БАЙ МАЛАЕ ҺӘМ МУЛЛА
752
0
0
Иҗат
МОҢЛЫ ЧИШМӘ КАЙТАВАЗЫ
1056
0
0