КАЗАНДА ЧАҢГЫ ЯРЫШЛАРЫ БУЕНЧА РОССИЯ ЧЕМПИОНАТЫ КЫЗА
Март башында Казаныбыз янәдән чаңгы йолдызларын кабул итте. Бу юлы башкалабызда иң мөһим ярышлар – Россия Чемпионаты үтә. 1сеннән 9 мартка кадәр «Мирный» чаңгы-биатлон комплексы гөрләп торачак. Тәҗрибәле Олимпия һәм дөнья чемпионнары, Россиякүләм җиңүчеләр һәм яңа гына ачылып килә торган сәләтле спортчылар көннән-көн ныграк кызган, ярсу чабышлар күрсәтә.
Кичә, 4 март көнне, чаңгычылар классик спринтта көч сынашты. Ир-атлардан да, хатын-кызлардан 90 кеше арасыннан чирекфиналга 30шар спортчы гына үтте. Алар ярымфинал, финал узышларында матур, эмоциональ, шул ук вакытта бәхәсле нәтиҗәләр күрсәттеләр. Скандал, интригалар да булмады түгел...
Хатын-кызлар арасында чемпионка исеменә кабаттан Наталья Терентьева лаек булды. Ул һәр этапны, старттан финалга кадәр беренчелекне бирмичә, үтә алды. Аның җиңүе – гадел, үз-үзенә ышанычлы, көчле чаңгычы икәнен күрсәткеч. Финалда икенче булып килгән Кириллова Анастасия бераздан көндәшенең чаңгысына басканы өчен дисквалификация алды, моннан соң дүрттә калдым дип борчылган адашы Фалеева исә 3 урынга күтәрелде. 2 урынны лаеклы рәвештә Алена Баранова яулады.
Ир-атлар арасында көтелмәгән борылышлар шактый булды. Чирекфинал этабында ук тиз һәм кызу узышлар барысы да диярлек фотофнишларга барып тоташты. Оештыручылар берьюлы 5әр кешенең бергә килүеннән озак кына нәтиҗә чыгара алмый тордылар. 0,02 секундларга кадәр төгәллек кирәк иде кичә. Ярымфинал ярышларында чаңгы спортының иң якты йолдызлары – Александр Большунов һәм Сергей Устюгов арасында тагын низаг чыкты. Бу икәү очрашкач нидер буласы инде күпләргә билгеле иде. Моңарчы булган хәлләрдән шушы фикер стереотипка әйләнеп бара бугай инде. Кичә Большунов үз янындагы полосага, Устюгов алдына чыгам дигәндә, аның чаңгысына басты һәм көндәшен ега язды, үзе дә чайкалды. Алар трассада ук тиз генә әйтешеп алдылар, ахрысы, Устюгов таягы белән дә селтәнде. Бу ярымфиналның финишына барыбер Устюгов белән Терентьев беренчеләрдән булып керде. Александр Большунов исә финишка җиткәндә тизлеген ташлап, ниндидер битараф позициягә күчте, шунлыктан лаки-лузерлар составында да финал узышына үтә алмады. Финишка килгәч тә, ике лидер әле шактый гына бәхәс алып барды.
Чемпион исеменә ир-атлардан әлегә дә баягы Сергей Устюгов лаек булды. Көчле көндәшләр – Александр Терентьев һәм Сергей Ардашевның беренче өчлек өчен көрәшергә шанслары калмады. Финишның соңгы борылышын үткәч, Терентьев аерым юлга чыгып тизәеп китмәкче иде, чаңгысы таеп китеп, Ардашев белән кисешеп, икесе дә егылып калдылар. Тагын бер интрига, тагын бер бәхәс. Нәтиҗәдә, 2 урын – Владислав Осипов, 3 урын – Савелий Коростелев.
Чемпионат ярышлары әле тагын өч көндә булачак: 6, 8, 9. Тамашачылар өчен күңелле программа, бушлай ашау, кыйммәтле бүләкләр уйнату каралган. Барыгыз, шул кызган мәйданны күрегез! Мең дә бер эмоция кичереп, рәхәтләнеп ял итеп, шәп тамаша карап кайтыр өчен менә дигән мөмкинлек!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев