КАЗАНДА БЕРЕНЧЕ ЗООКУНАКХАНӘ АЧЫЛГАН

Казанда беренче дәүләт зоокунакханәсе эшли башлаган. Йорт хайваннары өчен бу кунакханә Казан шәһәренең Совет районында урнашкан дәүләт ветеринар клиникасында урнашкан.

Мәйданы 130 квадрат метр булган әлеге кунакханәдә берьюлы 50гә якын мәче һәм эт тора ала. Монда хайваннар ветеринарлар күзәтүендә булачак. 

Эт һәм мәчеләр өчен махсус йөрү урыныны да билгеләнгән, анда төрле токым этләргә тренировкалар да үткәрә алачаклар. 

Эт-мәчеләрне биредә берничә сәгатькә яки тәүлек буена калдырырга була.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов: