Логотип Идель
Белми калма

Казанда Балаларны яклау көнендә узачак бәйрәмнәр:

1 июньдә, Балаларны яклау көнендә, Казанда бай эчтәлекле күңел ачу чаралары программасы планлаштырылган. Бәйрәмне балалар һәм аларның ата-аналары паркларда, скверларда, музейларда, шулай ук Казанның мәдәният йортларында билгеләп үтә алачак. Бу хакта бүген эшлекле дүшәмбе вакытында сөйләделәр.

Бәйрәм Үзәк стадион янында 9.00 сәгатьтә башланачак, анда балалар өчен велосипед ярышлары узачак.

Спорт чаралары «Крылья Советов» паркында дәвам итәчәк. 10.00 сәгатьтән биредә футбол, мини-футбол, баскетбол уйнарга мөмкин булачак.

Ә Горький паркында һәр теләгән кеше «Яшел марафон»да 10 яки 4,2 чакрым дистанцияне уза алачак.

Урицкий паркында техник спорт төрләре буенча Ачык кубок оештырыла. Биредә шулай ук 14.00 сәгатьтә яшь казанлыларны брейк-данс буенча баттл көтә.

14.00 сәгатьтә «Хезмәт резервлары» стадионында яшь футболчылар арасында «Күн туп» бөтенроссия ярышларының шәһәр этабы дәвам итәчәк.

Музыка сөючеләр өчен 10.00 сәгатьтә Казан Кремле территориясендә рок-концерт һәм «Без Кремльне яратабыз» балалар фестивале узачак.

Балалар өчен бай эчтәлекле күңел ачу программасы Аксенов скверында, «Константиновка» мәдәният йортында, «Калейдоскоп» паркында, шулай ук Әмирхан проспектындагы 81 нче, 83 нче, 85 нче номерлы йортлар һәм Чуйков урамындагы 37 нче номерлы йорт ишегалларында да оештырыла.

Кремль яр буенда бәйрәм программасы 13.00 сәгатьтә башлана: аниматорлар, мастер-класслар, өстәл уеннары, сабын куыклары һәм тәм-томнар әзерләнәчәк.

Горки-Әмәт урманында 10.00 сәгатьтән «Балачак» чемпионаты башлана, биредә балалар спорт ярышларында, мастер-классларда, интерактив конкурсларда катнаша алачак.

Шунда ук, Горки-Әмәт урманында 31 майда 10.00 сәгатьтә сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен велоузыш узачак. Ә 1 июньдә «Касатка» балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә Даун синдромлы балалар арасында «Бергә җиңәчәкбез» дигән бөтенроссия йөзү турниры үтә.

www.kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев