Логотип Идель
Белми калма

КАЗАНДА  «БАЛАЛАР ЯҢА ДУЛКЫНЫ – 2023» БӘЙГЕСЕ УЗАЧАК

25 майда Казанда  «Балалар яңа дулкыны – 2023» бәйгесенең сайлап алу туры уза, анда яшь талантлар һәм башкаручылар катнаша ала.

Бәйге уналтынчы тапкыр үткәрелә, аның иң беренчесе 2008 елда Мәскәүдә узган. Проектның төп бурычы – яшь башкаручыларның иҗади һәм профессиональ үсешенә ярдәм итү. «Балалар яңа дулкыны» яшь артистларга сәхнәдә үзләрен таныту мөмкинлеген бирә. Бәйгедә катнашу өчен 2009-2016 елларда туган яшь талантлы башкаручылар чакырыла.  

Сайлап алу турлары Россиянең сигез федераль округында –  Екатеринбург, Краснодар, Казан, Новосибирск, Махачкала, Владивосток, Санкт-Петербург һәм Мәскәү шәһәрләрендә узачак. Быел бәйге Россия катнашучылары өчен мөмкинлекләрне киңәйтте. Хәзер алдан онлайн-тур үткәрелми, гариза җибәргән һәркем турыдан-туры катнаша ала. Сайлап алу турында катнашу өчен музыкаль материал белән гаризаны бәйге сайтына https://newwavejunior.eu/ru/ яки бәйгенең рәсми партнеры – СТУДИО кушымтасына җибәрергә кирәк. Моның өчен катнашучы кушымтаны смартфонына йөкләргә һәм теркәлү үтәргә тиеш.

Сайлап алу туры нәтиҗәләре буенча иң яхшы башкаручылар сентябрь ахырында Мәскәүгә, Игорь Крутой академиясенә, ярымфиналга чакырылачак. Анда финалда катнашучы балаларны билгеләячәкләр. Финал исә октябрь ахырында шулай ук Мәскәүдә узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев