КАЗАНДА АНОМАЛЬ САЛКЫННАР: ҖЫЛЫТУ КӨТӘРГӘМЕ?
Казанга сентябрь аена хас булмаган аномаль салкыннар айның икенче яртысында килде һәм октябрь башына кадәр дәвам итәчәк. Бу турында КФУ профессоры Юрий Переведенцев хәбәр итә.
– Безгә слакын арктик һава килү сәбәпле, көндез һәм төнлә һава температурасы түбән. Хәзерге вакытта һава температурасы климат нормасыннан 5-6 градуска түбәнрәк. Якын көннәрдә җылыту көтелми, – ди ул.
Сентябрьнең ахыргы декадасы артык салкын булды, якын көннәрдә һава температурасы 5-6 градус тирәсе генә булачак.
РФ Гидрометцентр хәбәренә ышансак, киләсе атна башыннан Татарстанда һава температурасы климат нормасына кайтачак һәм 14 градуска җитәчәк.
Шулай ук, синоптиклар фикеренчә, октябрьдә әбиләр чуагына охшаш чор булып алачак. Әлбәттә, 20 градуска кадәр җылытулар көтәргә кирәкми, әмма, аерым көннәрдә һава температурасы 15-16 градуска җитәргә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
20 июня 2025 - 15:23
YUMMY MUSIC ЛЕЙБЛЫ ЯҢА ҺӘМ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ КОМПОЗИЦИЯ ТӘКЪДИМ ИТӘ — «QARA LOGAN»
-
20 июня 2025 - 14:57
«ВИДИМО-НЕВИДИМО» ПРОЕКТЫ ЯҢА ТАМАША ТӘКЪДИМ ИТӘ
-
18 июня 2025 - 11:14
СТУДЕНТЛАР ФОРУМЫНА РӘХИМ ИТ!
-
11 июня 2025 - 12:36
СПЕКТАКЛЬ-ФЭНТЕЗИ «МИРАС»: КАЗАН ЦИРКЫ БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР ТАТАР МӘДӘНИЯТЕ ТУРЫНДА ТАМАША ТӘКЪДИМ ИТӘ
Нет комментариев