Логотип Идель
Белми калма

КАЗАН ТАГЫН БЕР ТОПка ЭЛӘККӘН. БУ ЮЛЫ НИНДИГӘ?

Башкалабыз Казан Россиянең инглиз телен иң яхшы белүчеләр яшәгән 5 шәһәр исемлегенә кергән.

Беренче урында кем?

Россия шәһәрләре арасында инглиз телен Санкт-Петербург халкы шәп белә икән. Ул исемлектә беренче урында тора. РФнең өлкәләре арасыннан көтмәгәндә-уйламаганда Чиләбе өлкәсе алга чыккан.

Гомумән алганда, Россия инглиз телен белү дәрәҗәсе буенча 100 ил арасында 48нче урынны били. EF Education First үткәргән тикшеренүләрнең нәтиҗәсе әнә шундый. Сораштыруда 100 илдән 2,3 миллион кеше катнашкан булган. Аларның барысы да телнең лексикасын һәм грамматикасын белү дәрәҗәсен билгели торган тест чишкән.

Казан ничәнче урында?

Шәһәрләр арасында иң иң яхшы нәтиҗәләр Санкт-Петербургныкы (уртача 54,94 балл), аннан Мәскәү килә (53,86), исемлекне Екатеринбург (52,47), Владивосток (52,21) дәвам итә, Казан (50,44) тәмамлый.

Өлкәләр арасында беренчелек - Чиләбенеке (54,28), икенче урында Тула өлкәсе (54,16), өченчедә Мәскәү өлкәсе (53,04), аннан Түбән Новгород (53,03), Ярославск (52,86) өлкәләре килә.

Инглиз телен иң яхшы белгән ил кайсы?

Җир шарында инглиз телен чит тел буларак өйрәнүче илләр арасында бу исемлекнең беренче урынында Нидерланд тора. Аннан Швеция, Норвегия, Дания һәм  Сингапур килә. Инглиз телен иң начар белүчеләр: Кот-д'Ивуар, Согуд Гарәпстаны һәм Кыргызстан. Россия исемлекнең урта тирәләрендә.

Ир-атлар яхшырак беләме, хатын-кызлармы?

Нәтиҗәләр күрсәткәнчә, хатын-кызлар инглиз телен яхшырак белә. Бу Россиядә дә, Европада да шулай. Әмма, узган ел белән чагыштырганда, ир-атларның инглиз телен белү дәрәҗәсе күпкә яхшырган.

Телне 26-30 яшьтәгеләр яхшы белә икән. Бу сан да Россиядә дә, Европада да бер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев

2
X