Логотип Идель
Белми калма

Казан Сабан туенда Төркиягә путевка һәм башка бүләкләр уйнатылачак



Казан ипподромында уздырылачак Сабан туенда иң яхшы җанатарны сайлаячаклар һәм кыйммәтле призлар белән конкурслар уздырачаклар, дип хәбәр итә оештыручылар. Иң зур бүләк - Төркиягә бушлай путевка булачак!

Конкурста катнашу өчен билетлар 23 июнь көнне ипподромга керү юлында 12.30 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр таратылачак. Аларның саны чикләнгән — барлыгы 2,5 мең билет булачак. Призлар көн дәвамында ачык трибунада уйнатыла. «Без иң яхшы җанатарны ачыклау өчен конкурс үткәрәбез. Бу — кыйммәтле бүләкләр, көнкүреш техникасы,ә  суперприз - Төркиягә юллама булачак. Аны иң оста җанатар алачак», - ди оештыручылар.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/06/19/188351/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев