КАЗАН САБАН ТУЕНА БҮЛӘК ҖЫЮ, АТ ЧАБЫШЫ ҺӘМ КОНЦЕРТ
Быел Казанда Сабантуй 19 июньдә була. Милли бәйрәм уңаеннан 17-18 июнь көннәрендә бүләк җыю йоласы уздырылачак. Бу көнне ат арбалары Кремль, Муса Җәлил исемендәге Татар Дәүләт Опера һәм Балет театры, «Туган авылым» комплексы һәм Иске Татар бистәсеннән үтәчәк.
Бүләк җыю тантанасы Казанда әле берничә ел гына уза. Ул элеккеге гореф-гадәт, милли йолаларны саклап калу ниятеннән башкарыла. Шулай итеп, традиция буенча чигелгән сөлгеләр, бизәлгән атлар белән музыкантлар шәһәрнең төп урамнары буйлап үтәчәк. Алар бүләк бирергә теләүчеләрдән бүләкләр җыеп, соңыннан аларның барысын да Сабантуйны оештыручыларга тапшырачак. Ул бүләкләр Сабантуй батырларына һәм ярышларда җиңүчеләргә биреләчәк. Кунакларны һәм бүләк итүчеләрне җыю 11:00 сәгатькә билгеләнгән. Иң ахыргы нокта – Г. Камал исемендәге театр янындагы мәйдан. Анда фольклор концерт программасы узачак.
18 июньдә исә ат чабышлары уздыру каралган. Бу көнне танылган татар артистларының чыгышлары, шулай ук призлар уйнату да булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
12 сентября 2025 - 16:19
«ТУГАН БАТЫР» АНИМАЦИЯ ПРОЕКТЫ «АЛТЫН МИНБӘР» КАЗАН КИНОФЕСТИВАЛЕНЕҢ ТӨП ПРИЗЫН ЯУЛАДЫ
-
10 сентября 2025 - 15:56
КАМАЛ ТЕАТРЫ ЯҢА БИНАГА КҮЧӘ!
-
8 сентября 2025 - 14:34
«ӘЙДӘ, ШАЯРТ!» ТАТАР КВН ЛИГАСЫ ҖИҢҮЧЕСЕ БУЛУ ӨЧЕН ДҮРТ КОМАНДА КӨРӘШӘЧӘК
-
5 сентября 2025 - 14:31
МӘКТӘП КАНИКУЛЛАРЫ КАЙЧАН БАШЛАНА?
Нет комментариев