Логотип Идель
Белми калма

КАЗАН РОНАЛДУ БЕЛӘН МЕССИ КӨРӘШЕН КҮРӘЧӘК?

Ниһаять! Бүген без футбол буенча дөнья чемпионаты уеннары вакытында Казанга нинди җыелмалар киләчәген беләчәкбез! 32 катнашучы ил 8 төркемгә бүленеп көч сынашачак. Россия җыелмасы оештыручы буларак, автомат рәвештә беренче (А) төркеменә эләгәчәк. Ә менә егетләр кемнәр белән уйнар – бүген 18.00 дә билгеле булачак.

Жирәбә кәрҗиннәре:


[caption id="attachment_22424" align="aligncenter" width="1024"] Фото Дөнья чемпионаты-2018 рәсми твиттерыннан алынды[/caption]

Географик чикләмәләр аркасында бер төркемгә икедән артык Европа командасы һәм бердән артык башка континент командалары эләгә алачак.

Исегезгә төшерик, Дөнья чемпионаты Россиядә беренче тапкыр кунакта. Уеннар 2018 елның 14 июненнән 15 июленә кадәр аралыкта 11 шәһәрдә узачак. Казанда уеннар 16 (булачак С төркеменең беренче һәм икенче командалары), 20 (В4-В2) һәм 24 (Н1-Н3) июньдә – группа этабы һәм 30 июнь (1/8 өлеше), 6 июль (1/4 өлеше) көннәрендә узачак.

Бәлки башкалабыз гамәлдәге дөнья чемпионнары Германия яки гамәлдәге Европа чемпионнары Португалия җыелмаларын күрер? Я булмаса Галәмнең иң яхшы уенчылары Лионель Месси һәм Криштиану Роналдуның, я булмаса аларның эзләренә басып килүче Кевин де Брюйненың капма-каршы уйнаулары белән сокланыр? Ә бәлки Швеция җыелмасы дөнья чемпионатына чыккан хөрмәткә аның составына Златан Ибрагимович әйләнеп кайтыр, һәм Казан бу футбол монстрының (яхшы мәгънәдә) харизмасына тулыр? Барлык интригалар бүген, 18 сәгатьтә хәл ителәчәк.

Карамый калма!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев