КАЗАН МӘКТӘПЛӘРЕ КИЛӘСЕ УКУ ЕЛЫННАН БИШ КӨНЛЕК УКУ АТНАСЫНА КҮЧӘРГӘ МӨМКИН
Казан Мэры Илсур Метшин шәһәрнең бөтен мәктәпләрендә биш көнлек уку системасына күчү мөмкинлекләрен һәм норматив базаны карарга кушкан. Бүген дистанцион рәвештә уку сәбәпле, барлык укучылар да беренче сменада белем ала.
– Бүгенге вәзгыятьнең бөтен уңай якларын карарга кирәк. Шуңа да онлайн-укуның өстенлекле якларын тикшереп, өстәмә дәресләрне шушы форматка күчерү зарур. Без күптән биш көнлек уку атнасы турында хыялландык. Булган тәҗрибәгә таянып, без гадәти уку процессы белән онлайн-укуны берләштерә алачакбыз. Шул ук вакытта бөтен норматив актларга таянып эш итәчәкбез, – ди Мэр.
Моңа кадәр биш көнлек уку атнасы Казанның 121нче лицееның башлангыч сыйныфларында 2019 елның 1нче сентябреннән кертелгән иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
30 октября 2026 - 10:29
ТАТАРСТАНДА КӨЗГЕ КАНИКУЛ ВАКЫТЫНДА БАЛАЛАР ИМИНЛЕГЕНӘ БАГЫШЛАНГАН РЕЙДЛАР БАШЛАНДЫ
-
30 октября 2026 - 10:23
ЖИРАФЛАР КАЙТКАЧ, КАЗАН ЗООБОТАНИКА БАКЧАСЫНА КИЛҮЧЕЛӘР САНЫ 67%КА АРТКАН
-
29 октября 2026 - 11:41
2027 ЕЛДА КАЙСЫ БЕЛГЕЧЛЕКЛӘРГӘ БЮДЖЕТ УРЫННАРЫ КҮБРӘК БУЛАЧАК?
-
28 октября 2026 - 13:31
ТАРИХТАН ТЕЛДӘН ИМТИХАН ФОРМАТЫН СЫНАП КАРАЯЧАКЛАР
Нет комментариев