КАЗАН МЕТРОСЫНДА МАСКАСЫЗ КЕШЕЛӘРНЕ АЧЫКЛЫЙ ТОРГАН КАМЕРА ПӘЙДА БУЛГАН
Казан метросында маскасыз йөргән кешеләрне ачыклый торган махсус камера урнаштырганнар. Тулырак безнең язмада.
Казан метросының “Җиңү Проспекты” станциясендә маскасыз йөргән пассажирларның ачыклый торган видеокамера урнаштырганнар. Бу турыда Татарстанның сан министрлыгының матбугат хемәте хәбәр итә.
ТРның санлы трансформацияләр үзәгенең әлеге проектын маска режимын һәм социаль дистанцияне бозучыларны билгеләү өчен махсус булдырганнар.
Нәтиҗәләр нинди?
Беренче көн нәтиҗәләре мондый: метро кулланучыларның 98%ы маскадан булган, 88%ы социаль дистанцияне саклаган. Маскаларсыз кешеләр нибары 1%ны тәшкил иткән. Бу 1% эчендә дистанцияне бозучылар да керә.
Моның нинди файдасы бар?
Бу үзәкнең хезмәткәрләре фикеренчә, кагыйдәләрне бозучыларны ачыклау коронавирус сәбәпле кертелгән чикләүләр вакытында күп кенә оешмаларга үзләренеңэ эшчәнлеген яңадан башлап җибәрергә ярдәм итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
15 мая 2026 - 11:42
КАЗАНДА «ИСЛАМ ДӨНЬЯСЫНЫҢ МӘДӘНИ БАШКАЛАСЫ» ЕЛЫН БАШЛАП ҖИБӘРДЕЛӘР
-
14 мая 2026 - 10:38
КАЗАНДА БАЛАЛАР АРАСЫНДА РЕГБИ ТУРНИРЫ УЗАЧАК
-
13 мая 2026 - 13:19
КАЗАНДА ЭЛЕКТРОСАМОКАТ ПАРКОВКАЛАРЫ СХЕМАСЫННАН 23 АДРЕС АЛЫНДЫ
-
12 мая 2026 - 13:12
РФ СӘЛАМӘТЛЕК САКЛАУ МИНИСТРЛЫГЫ ЯҢА МЕДИЦИНА БЕЛГЕЧЛЕКЛӘРЕ КЕРТЕРГӘ ТӘКЪДИМ ИТТЕ
Нет комментариев