Логотип Идель
Белми калма

КАЗАН КОНСЕРВАТОРИЯСЕ «БАШМАГЫМ» КОМЕДИЯСЕНӘ ЧАКЫРА

27 апрельдә С.Сәйдәшев исемендәге ДЗКЗ сәхнәсендә Татар музыкасы, шигърияте һәм театры фестивале тәмамлану уңаеннан Җәүдәт Фәйзинең «Башмагым» легендар музыкаль комедиясе куелачак. Концерт 18:30 сәгатьтә башлана.

Казан консерваториясенең опера студиясе әлеге әсәрне беренче тапкыр 2009 елда, композиторның юбилее уңаеннан куйган. Бу вакыт аралыгында спектакль ун тапкырдан артык башкарыла, шул исәптән, Татарстан һәм Башкортостан шәһәрләрендә, Санкт-Петербургта. Бу музыкаль комедиягә кабат кайту – Казан консерваториясе опера студиясенең 30 еллыгына бүләк. Спектакль татар телендә башкарыла.

«Башмагым» спектакле – яшь талантлы буын вокалистлары катнашкан, яңартылган куелыш. Казан консерваториясе куйган спектакль премьерасыннан соң инде 13 ел узды. Тамашачыларны яңа буын музыкантлары, артистлары белән очрашу көтә», – дип ассызыклады Казан консерваториясенең музыкаль театр кафедрасы мөдире, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, профессор Әлфия Җәббарова.

Татарстанда быел – Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елында – Казан консерваториясенең 26 апрель, Туган тел көненә багышланган, Татар музыкасы, шигърияте һәм театры фестивален оештыруы – аерым әһәмияткә ия вакыйга. Фестивальнең сәнгать җитәкчесе – Казан консерваториясе ректоры, профессор Вадим Дулат-Алиев. 

«Музыка, шигърият һәм театр – ул һәр мәдәниятнең нигезе. Бу сәнгатьләр туган телне саклый һәм рухландыра. Сүз – музыканы, ә музыка сүзне көчәйтсен өчен, без бу фестивальдә җырлар һәм романслар, опералар һәм музыкаль комедияләр, хор һәм ансамбль әсәрләрен башкарачакбыз», – дип ассызыклады Вадим Дулат-Алиев.

«Татар музыкасы, шигърияте һәм театры фестивален үткәрү – татар милли сәнгатенә бәйле чараларны берләштерү алымы булып тора. Бу яктан караганда, әлеге теманы тирәнрәк өйрнерггә мөмкинлек туа, – дип ышана профессор Әлфия Җәббарова. –Мондый фестиваль Казан консерваториясе тарафыннан беренче тапкыр үткәрелә һәм истәлекле вакыйга булырга вәгъдә итә».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев