Логотип Идель
Белми калма

Казан кинофестивалендә беренче тапкыр Милли кино секциясе эшләячәк

5-11 сентябрьдә Казанда XIII Халыкара мөселман киносы фестивале узачак. 2005 елдан бирле уздырыдучы кинофорумның быелгы яңалыгы - "Милли кино секциясе" дигән аерым бәйге номинациясе.

Монда татарстанлылар төшергән яки Татарстан турында булган төрле формат, хронометраж һәм жанрдагы 10 фильм кергән. Алар: "Тапшырылмаган хатлар" (Р.Рашитов), "Айсылу. Фильм" (С.Сөнгатуллин һәм Р.Рашитов), «Стрела наследия» С.Киатрова, "Наҗибә" (А.Нургалиев), "Блудный сын" (О.Синчуговв), "Җәннәт" (А.Еспаева), "Хәлимә" (Ю.Захарова), "Диагноз" (В.Гиренко) , "Время последних романтиков" (С.Суханова), "Хабиб Аллах Мухаммед. Пророчество и родословная" (Мисыр-Татарстан, копродукция). Номинациядә җиңүчеләр лауреат исеме һәм акчалата премия алачак.

"Иң популяр дөньякүләм фестивальләрдә милли секция бар, - дип сөйли XIII КХМКФ арт-директоры Альбина Нәфыйгова. — Секциянең максаты - үзебезнең кинога зур экранга юл ачу, милли кинематограф үсеше өчен мәйдан булдыру. Премия яхшы продукт җитештергән режиссер, продюсер яки компаниягә биреләчәк. Аны чираттагы проектка инвестицияләп була - яңа фильм төшерергә, аерым төшерү этабында яки пост-продакшнда кулланырга. Мондый чыгымнар бу тармакка стимул бирә, регионда яхшы көндәшлек булдыра, белгечләре мотивацияли".

Милли кино секция бәйге программасы кысаларында тамашачыларга күрсәтеләчәк. Эшләрне махсус жюри бәяли. Аның составына продюсер һәм актриса Диана Сәфәрова (Россия), кино тәнкыйтьчесе, продюсер, Белград кинофестиваленең элекке программа директоры Миролюб Вучкович (Сербия) һәм фильмнарны фестивальләргә иңдерү буенча "Festagent" Россия агентлыгы җитәкчесе Иван Золотухин (Россия). Шулай ук объектив бәяне тамашачыларның тавыш бирүе билгеләячәк. Узган еллардагы тәҗрибә күрсәтүенчә, публика милли премьераларны калдырмый, карап бара. Ике яклы бәя бирү бәйгене мөмкин кадәр гадел итә.

"Татарстан киносы өчен бүген бик мөһим чор бара, - ди фестиваль директоры Миләүшә Айтуганова. - Ул сыйфат ягыннан да, күләм ягыннан да яхшы якка үзгәрә. Казан халыкара мөселман киносы фестивале ел саен Татарстан фильмнарын тәкъдир итә, бу үз нәтиҗәсен дә бирә. Хәзер без халыкара аренада лаеклы көндәшлек күрсәтү өчен фестиваль лабораториясен булдырабыз. Акчалата бүләк югарырак дәрәҗәдә милли кино төшерергә стимул булачак. Читтән килгән катнашучылар Татарстан проектында катнашкан очракта гына номинациягә эләгә. Бу алым республикадагы кинопродакшнга сәләтле профессионалларны җәлеп итәчәк".

"Милли секция"дән тыш, Татарстан режиссерларының фильмнары башка номинацияләргә дә эләккән. Әйтик, "Кыска метрлы нәфис фильм" (И.Рахимбайның "Представь" фильмы), Кыска метрлы документаль фильм", (Р.Хәбибуллинның "Велохадж" фильмы) һәм "Яшь Россия" (Б.Батуллинның "Сокращение" фильмы). Бәйге программасы фильмынары исемлеге белән фестивальнең рәсми сайтында танышырга була: http://kazan-mfmk.com.

***

Казан халыкара мөселман киносы фестивале (КХМКФ) – Татарстан башкаласында уздырылучы иң зур кинога бәйле чараларның берсе. Ул 2005 елдан бирле үткәрелә. Фестиваль эчтәлеге аның сөрәнендә чагыла: “Мәдәниятләр диалогы аша – аралашу мәдәниятенә”. Форум программасына үзендә тынычлыкны саклау, диннәргә тигез караш, толерантлык идеяләрен йөртүче, милләтара диалог төзү ысуллары турында сөйләүче фильмнар сайлап алына.

Бәйге программасына махсус комиссия сайлап алган Россия һәм чит ил фильмнары кергән: 10 тулы метрлы нәфис, 10 кыска метрлы нәфис, 10 тулы метрлы документаль, 10 кыска метрлы документаль фильм, шулай ук "Яшь Россия" һәм "Милли кино секциясендә" дә унышар фильм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев