Казан - көз айларында ял итү өчен иң популяр 5 шәһәрнең берсе

Казан көз айларында Россиядәге ял итү өчен иң популяр 5 шәһәр исемлегенә кергән. 

Әлеге рейтинг отель, хостелларны броньләүдән чыгып төзелгән. Иң популяр 10 шәһәр исмеленә Мәскәү, Санкт-Петербург, Сочи, Казан, Ялта, Анапа, Кисловодск, Бөек Новгород, Тверь һәм Петрозаводск керә.

Казан кунаклары, гадәттә, отельләрдә балары белән 3 төн куна һәм тәүлегенә 2,6 мең сум акча түли. Мәскәүдә күп кеше 4 төн йоклап, тәүлегенә 3,4 мең түли, Сочида 5 төн кунып, тәүлегенә 3,1 мең түли, Ә Санкт-Петербург кунаклары 6 төн куна һәм тәүлегенә 2,8 мең сум акча түли икән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
Иҗат
«УНБЕРЕНЧЕ ӘХМӘТ» ӘКИЯТЕ
683
0
1
Иҗат
ДИЮ КЫЗЫ, БАЙ МАЛАЕ ҺӘМ МУЛЛА
752
0
0
Иҗат
МОҢЛЫ ЧИШМӘ КАЙТАВАЗЫ
1056
0
0