Логотип Идель
Белми калма

Казан халыкара мөселман кинофестиваленең программасы билгеле булды

XIII Казан кинофестиваленең бәйге программасы: 27 илдән 60 фильм

XIII Халыкара мөселман киносы фестиваленең бәйге программасы билгеле булды. Шорт-листка 27 илдән 60 фильм (6 номинациядә 10 эш) кергән. Барлык фильмнар да фестивальнең "Мәдәниятләр диалогы аша - аралашу мәдәниятенә" дигән сөрәненә туры килә.

"Тулы метрлы нәфис фильм" номинациясенә моңа кадәр сирәк тәкъдир ителгән илләр фильмнары эләккән. Әйтик, Көньяк Азия (Бангладеш и Һиндстан), Африка (Нигер, Мисыр). Гадәттәгечә, фестивальдә Иран, Төркия, БДБ илләре катнаша.

Татарстан режиссерларының эшләре "Кыска метрлы нәфис фильм" (И.Рахимбайның "Представь" фильмы), Кыска метрлы документаль фильм", (Р.Хәбибуллинның "Велохадж" фильмы) һәм "Яшь Россия" (Б.Батуллинның "Сокращение" фильмы) номинацияләренә эләккән. Моннан тыш, республикада төшерелгән 10 фильм "Милли кино секциясе" номинациясендә катнаша.

"Бәйге программасы шактый экзотик килеп чыкты, - дип белдерә XIII КХМКФ арт-директоры Альбина Нәфыйгова. - Төп номинациядә күп күләмдә Азия һәм Африка илләре фильмнары эләгүе беренче күренеш. Һәр категориядә диярлек безнең фаворитлар - Иран, Төркия, Россия һәм БДБ илләре бар. Аерым игътибарны җәлеп итүче "кайнар нокталар"дан - Әфганстан, Албания, Катар фильмнары да шактый. Копродукция белән дә үзенчәлекле Бельгия, Эстония, Франция, Канада, Италия, Венгрия һәм АКШ катнаша." Яшь Россия" номинациясендә Красноярсктан Марий-Элга кадәр эшләр тәкъдир ителгән. "Милли секция" дә быел аерым номинация статусын алды. Татарстан кинематографы үсеше өчен бу зур адым".

Бәйге номинацияләренең тулы программасы фестивальнең рәсми сайтында бар: http://kazan-mfmk.com/

***

Казан халыкара мөселман киносы фестивале (КХМКФ) – Татарстан башкаласында уздырылучы иң зур кинога бәйле чараларның берсе. Ул 2005 елдан бирле үткәрелә. Фестиваль эчтәлеге аның сөрәнендә чагыла: “Мәдәниятләр диалогы аша – аралашу мәдәниятенә”. Форум программасына үзендә тынычлыкны саклау, диннәргә тигез караш, толерантлык идеяләрен йөртүче, милләтара диалог төзү ысуллары турында сөйләүче фильмнар сайлап алына.

 

2017 елда фестивальдә катнашу өчен 61 илдә 782 гариза теркәлгән. Бәйге шорт-листына Әзербәйҗан, Албания, Әфганстан, Бангладеш, Бельгия, Венгрия, Дания, Мисыр, Һиндстан, Иран, Италия, Казакстан, Канада, Катар, Кыргызстан, Мальта, Марокко, Непал, Нигер, Россия, США, Таҗикстан, Төркия, Үзбәкстан, Франция, Швеция, Эстония фильмнары кергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев