КАЗАН ЕГЕТЕ КИРОВТА ШАРТЛАУ ОЕШТЫРМАКЧЫ БУЛГАН
Казан егете Кировтагы уку йортында массакүләм үтереш оештырмакчы булган Бу турыда Россия Эчке эшләр министрлыгының экстремизмга каршы көрәш идарәсе җитәкчесе урынбасары Владимир Макаров хәбәр иткән.
Шушы көннәрдә полиция хезмәткәрләренә Кировтагы уку йортларының берсендә белем алучы егетнең көч куллану темасы белән кызыксынуы, салкын корал һәм кулдан ясалган шартлаткыч ярдәмендә һөҗүм оештырырга җыенуы турында билгеле булган. Алар моны социаль челтәрләр аша ачыклаган. Нәтиҗәдә, һөҗүмне булдырмый калуга ирешкәннәр.
Кайбер чыганакларга ышансак, әлеге егет моңа кадәр Казанда яшәгән. Күптән түгел Кировка әтисе янына күченеп килгән. Тик алар мөнәсәбәтләрен җайлый алмаган. Егет дусларына еш кына “мин өйдә беркемгә дә кирәк түгел” дип зарланган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
20 июня 2025 - 15:23
YUMMY MUSIC ЛЕЙБЛЫ ЯҢА ҺӘМ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ КОМПОЗИЦИЯ ТӘКЪДИМ ИТӘ — «QARA LOGAN»
-
20 июня 2025 - 14:57
«ВИДИМО-НЕВИДИМО» ПРОЕКТЫ ЯҢА ТАМАША ТӘКЪДИМ ИТӘ
-
18 июня 2025 - 11:14
СТУДЕНТЛАР ФОРУМЫНА РӘХИМ ИТ!
-
11 июня 2025 - 12:36
СПЕКТАКЛЬ-ФЭНТЕЗИ «МИРАС»: КАЗАН ЦИРКЫ БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР ТАТАР МӘДӘНИЯТЕ ТУРЫНДА ТАМАША ТӘКЪДИМ ИТӘ
Нет комментариев