Логотип Идель
Белми калма

КАЗАН ДӘҮЛӘТ ЯШЬ ТАМАШАЧЫ ТЕАТРЫНДА ПРЕМЬЕРА: «УДИВИТЕЛЬНЫЙ ЧЕРДАК»

Казан дәүләт яшь тамашачы театрында 2022 елның беренче премьерасы гөрләде. Спектакль Ирина Васьковская әсәренә нигезләнгән, ә аның режиссеры Лилия Әхмәтҗанова. Спектакльдә әйберләргә сакчыл мөнәсәбәтнең һәм дөрес куллануның мөһимлеге турында сөйләнелә. Театр тамашачыга чормага кереп карарга һәм үз күзләре белән кайчандыр гаилә өчен бик мөһим булган предметларның тормышын күрергә тәкъдим итә.

 

Төп геройлар булып музыкаль шкатулка, япон вееры, диңгез кабырчыгы һәм цилиндр торалар. Сюжет буенча алар инде дистә еллар дәвамында чормада үз көйләренә яшәп яталар, ләкин көн саен кабатлана торган уеннар, чәй эчүләр, биюләр аларны бераз туйдыра башлый. Геройларның элекечә файдалы, кулланыла торган буласылары килә. Кәннәрдән бер көнне чормада көтелмәган вакыйга килеп чыга. Менә шул моменттан музыкаль шкатулка, япон вееры, диңгез кабырчыгы һәм цилиндр өчен яңа тормыш башланып китә…

«Бу спектакльдә без аңлы куллану, әйберләрнең икенче тормышы кебек мөһим темаларны күтәрәбез. Чормада калган иске предметлар тарихы турында сөйләп бирергә тырыштык. Аларга икенче тормышны ничек биреп булганын турында ачыкладык. Спектакльдә, шулай ук, дуслык, үзара ярдәм һәм мәхәббәт темалары да бар» –  Лилия Әхмәтҗанова.

Моннан тыш, театр фойесында Казан дәүләт мәдәният институты дизайнеры эшләгән махсус экологик арт-объектлар тәкъдим ителгән. Бу – Казан дәүләт яшь тамашачы театрының һәм институтның уртак проекты. Проектның төп идеясе- тамашачыларга, балаларга чүп-чардан да сәнгать әсәре ясарга мөмкин булуын күрсәтеп бирү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев