КАЗАН ЧИТ ИЛ ЖУРНАЛИСТЛАРЫНА DISNEYLANDны ХӘТЕРЛӘТКӘН

Чит ил журналистлары WORLDSKILLS дөнья чемпионаты кысаларында Казан белән танышуларын дәвам итә. Алар чемпионатны оештыруны югары дәрәҗәдә бәяләгәннәр һәм ачылыш тантанасын "искиткеч" булды дип белдергәннәр. 

Wellantcollege VHG репортеры Вайнека Вейтеринг Казан халкының, аеруча яшьләрен ачык күңелле ярдәмчел булуларына игътибар иткән. 

– Барыннан да бигрәк миңа Кремль ошады, һәм, гомумән, Казан үзе Disneylandны хәтерләтә, – ди ул. 

WORLDSKILLS чемпионаты ачылышына бер көн кала туристлар өчен зур экскурсия оештырлды. Казан белән таныштыру форматындагы экскурсияләр исә, чит ил кунаклары өчен көн саен уздырыла. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов: