Логотип Идель
Белми калма

КАЗАН АВТОБУСЛАРЫНДА QR-КОДЛАРНЫ ТИКШЕРМИ БАШЛАГАННАР?

22 ноябрьдән Татарстан халкы җәмәгать транспортында бары тик QR-кодны күрсәтеп кенә йөри ала иде. Бу – коронавирус таралуын булдырмый калу өчен республикада кабул ителгән чараларның берсе.

Әгәр тикшерүләр вакытында QR-кодсыз транспорттан файдаланучы пассажирлар ачыкланса, аларга 1 меңнән 30 мең сумга кадәр штраф яный.

Узган ял көннәрендә Казанның җәмгыять транспортында 42 QR-кодсыз пассажир ачыкланган. Аларның 26сы – трамвайларда һәм троллейбусларда, 16сы метрода булган.

Бүгенге көндә Татарстанда ачык чыганаклардан алынган мәгълүмат буенча бер генә компонент белән 2 260 399 кешегә вакцина ясалган. 1 859 124 кеше икенче компонент вакцина ясатып, QR-код алган. Регион халкыннан вакцинацияләнгән кешеләрнең проценты 58.

«Автобусларда QR-кодларны тикшерәләрме?» дигән сорауга, урамда узучылар «Юк» дип җавап кайтардылар. Кибетләрдә исә кодларны тикшерәләр.

Казанда QR-кодларны тикшерү дәвам итә, ләкин алай да, баштагы кебек кырыс түгел дигән нәтиҗәгә килдек. Халык бу тикшерүләр тиздән бетәр дип өметләнә.

Наталья ВАЛИТОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев