Логотип Идель
Белми калма

Казан аша иң озын веломарафон уза

24 июльдә Мәскәүнең Революция мәйданчыгыннан Red Bull Trans Siberian Extreme ультра-марафон күпкөнлек велоузышы старт алды. Дөньядагы иң озын велоузыш 15 этаптан тора. Аларның озынлыклары 260тан 1372 чакрымга кадәр җитә.

Велоузыш Түбән Новгород, Казан, Пермь, Екатеринбург, Төмән, Омск, Новосибирск, Томск, Красноярск, Иркутск, Улан-Удэ, Чита, Благовещенск, Хабаровск шәһәрләре аша уза һәм 17 августта Владивостокта тәмамлана. Шулай итеп, анда катнашучыларга өч атнадан артык велосипедта узышырга туры киләчәк.

Алты илдән – Германия, Бразилия, Россия, Дания, Испания һәм Һиндстаннан 6 профессиональ спортчы катнашырга теләк белдергән узышларның өченче этабы иртәгә – 26 июльдә көндезге сәгать 12дә Казанда – Кремльгә керү урынында старт ала. Һәм ул Казан – Пермь маршруты буенча 693 чакрымга сузылачак.

– Өченче этапның төп авырлыгы шунда: спортчыларга әлеге марафонда беренче тапкыр төнге узыш осталыкларын күрсәтергә туры киләчәк, – ди оештыручылар. – Моннан тыш өченче этапта узышчылар өч регион – Татарстан, Удмуртия, Пермь крае аша һәм 40тан артык елга аша үтәчәк.

Сүз уңаеннан, узган ел 7 илдән 10 узышчы көч сынашкан марафонда Санкт-Петербургтан Алексей Щебелин җиңү яулады. Ә аннан тыш финишка Пьер Бишофф (Германия) һәм Марсело Флорентино Соарес (Бразилия) кына килеп җитә алган иде.


Тагын бер кызыклы факт: 2015 елда бер генә этаптан да төшеп калмыйча, барлык дистанцияләрне узып, ике катнашучы финишка килеп җитә алса, 2016 елда андыйлар берәү дә булмаган. Димәк, узышларның өч еллык тарихында биш кенә ялгыз узышчы Red Bull Trans Siberian Extreme марафонын тулысынча буйсындыра алган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев