КАРАНТИНДА ТӘРТИП БОЗУЧЫЛАР ТУРЫНДА “ХАЛЫК КОНТРОЛЕ”НӘ ХӘБӘР ИТ

Әгәр дә син чит илдән кайтып та үз-үзен изоляцияләмәгән кеше турында беләсең яисә инде үз эшен тыймаган кальян клублары,  сәүдә үзәкләре турында мәгълүматың бар икән, бу турыда хәбәр итәргә кирәк.

Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сүзләренчә, иң яхшысы - бу турыда “Халык контроле”нә язу. 

– Татарстан Президенты карары нигезендә татарстанлылар әлеге хәбәрләрне сайттагы “сәламәтлек саклау” дигән бүлектә калдыра ала, - дип белдерде җитәкче.

Шулай ук бу турыда Татарстанның Роспотребнадзор идарәсе, Эчке эшләр министрлыгы яки прокуратурага хәбәр итәргә мөмкин.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов: