КАР КАЙЧАН ТУКТЫЙ?
Күп итеп кар яву сәбәпләре, карның кайчан туктавы турында сорауларга Казан федераль университеты профессоры Юрий Переведенцев җавап бирә.
– Безнең метостанция фаразлавынча, гыйнварда 41 мм явымз-төшем көтелә иде. Ай башыннан кичәге көнгә кадәр 26 мм явым-төшем җыелды инде. Кичә 16 мм кар яуды. Бу – айлык норманың өчтән береннән дә күбрәк. Шул рәвешле, Казандагы айлык норма үтәлде. Хәзер инде артыгы белән ява башлады. Әмма бу начар түгел, чөнки авыл хуҗалыгы өчен явым-төшемнәр бик мөһим, - ди Юрий Переведенцев.
Профессор әйтүенчә, декабрьдә норманың яртысы гына яуган:
– Гыйнвардагы явым-төшем күләменең нормадан артып китү ихтималы бик зур, - ди белгеч, - чөнки 15-16 гыйнвар кичләрендә тагын 7-8 мм кар явуы көтелә. Аннан соң өч көн дәвамында кар яву ихтималы аз булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
20 октября 2026 - 11:51
ТАТАРСТАНДА ПЕДВУЗ СТУДЕНТЛАРЫ МАКСАТЧАН СТИПЕНДИЯДӘН БАШ ТАРТА
-
19 октября 2026 - 15:40
ТАТАРСТАН УКУЧЫСЫ «ИҢ ЯХШЫ ХАТ ДӘРЕСЕ» БӘЙГЕСЕНДӘ ҖИҢҮЧЕЛӘР АРАСЫНА КЕРДЕ
-
19 октября 2026 - 10:08
ТҮБӘН КАМАДА ЭЛЕКТРОСАМОКАТЛАР ПРОКАТЫН ТЫЯЧАКЛАР
-
16 октября 2026 - 11:24
РАКЕТА КУРКЫНЫЧЫ БУЛГАНДА УКУЧЫЛАР НИШЛӘРГӘ ТИЕШ?
Нет комментариев