Белми калма
Камал театрында яшь драматургларның әсәрләрен уку булачак
6, 7 һәм 8 декабрь көннәрендә сәгать 17.00дә Г. Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының Кече залында яшь драматургларның әсәрләрен уку булачак.
“Яңа татар пьесасы-2017” конкурс-лабораториясе өченче этабына узучы әлеге драматурглар арасында татар дөньясына инде танылып өлгергән исемнәр дә, моңарчы ишетелмәгәннәре дә бар. Алар: Сөмбел Гаффарова, Гүзәл Сәгыйтова, Рәдиф Кашапов, Миләүшә Имамназарова, Алинә Бикмиуллина, Энҗе Гыйзәтова һәм Алсу Газтдинова. Чарада Камал театры артистлары да катнашачак.
Теркәлүне https://vk.com/topic-2064120_36300053 сылтамасы аша узарга мөмкин. Керү ирекле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев