Логотип Идель
Белми калма

"Калеб" яңа буын җыены "ӘЛИФ | ЗОВ НАЧАЛА" хореографик спектакленә чакыра

1927 елда татар мәдәнияте үгәрешләр кичерә. Гарәп графикасына нигезләнгән татар алфавиты латинга, 1939 нчы елда – кирилл язуына күчерелә. Әкренләп тел үзенең тирәнлеген, аһәңлеген югалта. Шул рәвешле бу чорга кадәр иҗат иткән шагыйрьләрнең әсәрләре үз ритмы, формасы, рифмасы, өслүбе, ә иң мөһиме, беренчел мәгънә төсмерләреннән мәхрүм ителә. Х гасырдан бирле формалашып дөньяны күзаллау фәлсәфәсе юкка чыгарыла.

Спектакль 3 өлештән тора. Беренче өлештә гарәп хәрефләренә нигезләнгән алфавит, бию ярдәме белән языла. Хәрефләрнең атамалары гүдәләнә. Икенче өлештә өч кыз башкаруында җырлар яңгырый. Беренче кыз Г.Тукайның "югалган" татар алфавиты ярдәмендә язылган "Туган тел" шигырендәге хәрефләрне, икенчесе – әлеге шигырьдәге сүзләрне, өченчесе - шигырь юлларын башкара. Спектакльнең өченче өлешендә, алдагы ике өлешнең берләшүен күрергә мөмкин. Ягъни, соңгы бүлектә Тукайның шигыре 3 тавышта яңгырый.

Биюче шагыйрьне җанландыра. Мең еллар дәвамында татар халкы барлыкка китергән мәдәниятнең тәмамлануы күзәтелә. "Әлиф " спектаклендә аутентик татар җыры һәм тән, җан авазы аша халык тарафыннан онытылып баручы мәдәният катламына үтеп керү омтылышы бар.

Режиссер һәм сценограф: Туфан Имаметдинов
Хореограф: Марсель Нуриев
Музыкаль җитәкче: Геннадий Макаров
Композитор: Эльмир Низамов
Ут буенча рәссам: Николай Романов



Камал театры, Кече зал, 20 сентябрь, 19.00

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев