Логотип Идель
Белми калма

Кайсы вузны тәмамлаучылар аена 100 меңнән артык акча эшли?

Superjob порталы IT-технологияләр өлкәсендә иң зур хезмәт хакы алып эшләүче яшь белгечләр әзерли торган Россия вузлары рейтингын төзегән. Биредә югары уку йортын күп дигәндә 5 ел элек тәмамлаган белгечләрне исәпкә алганнар.

Бактың исә, вузны тәмамлаганнан соң иң күп хезмәт хакы алып эшләүчеләр - Мәскәү физика-техник институтын тәмамлаучылар икән. Алар аена 160 мең сум хезмәт хакы ала, ди. Икенче урында - Н.Э. Бауман исемендәге Мәскәү дәүләт университеты. Аны тәмамлаучылар аена 140 мең сум акча эшли. Өченче урында - Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты. Аны тәмамлаучылар 130 мең хезмәт хакына дәгъва итә ала.

Хезмәт хаклары югары булган вузлар исемлегендә  Санкт-Петербург мәгълүмати технологияләр, механика һәм оптика милли тикшеренү университеты, МИФИ милли тикшеренү ядер өйрәнү университеты да бар.

Иң түбән хезмәт хаклары - Пенза дәүләт университеты һәм Көньяк Урал дәүләт университетында. Биредә уртача хезмәт хакы -  77 мең сум.

Әлбәттә, бу - уртача күрсәткечләр. Әлеге уку йортларын тәмамлаган һәркем шундый югары хезмәт хакы алып эшли дигән сүз түгел.






 




Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев