Логотип Идель
Белми калма

Качалов фестиваленә кил!

9 октябрь – 19 ноябрь аралыгында Казанда I Качалов фестивале узачак. Аның төп максаты – рус театраль сәнгатенә булышлык күрсәтү һәм пропагандалау, Казан тамашачысын Россиянең заманча театрлары тенденциясе белән таныштыру. Фестиваль афишасында илнең әйдәп барган театрлары спектакльләре: Е. Вахтангов исемендәге дәүләт академия театры, Ленсовет исемендәге Санкт-Петербург дәүләт академия театры, Воронеж камера театры, «Небольшой драматический театр» Театр-студиясе.

Әлеге чара 9-10 октябрь көннәрендә Ленсовет исемендәге Санкт-Петербург дәүләт академия театрының "Город.Женитьба.Гоголь." спектакле белән ачылачак. Бу постановка Н.В.Гогольнең “Женитьба” пьесасы һәм башка әсәрләре буенча куела. Режиссеры – Юрий Бутусов.

Рус классик репертуарында Гогольнең «Женитьба» комедиясеннән кала, зур ихтыяҗ булган комедия бармы икән? “Ревизор” гына булса. Драматургиянең әлеге шедеврларын режиссерлар да, актерлар да, тамашачылар да ярата. Һәм бу вакыйга 1842 елдан алып, күп тапкырлар дәлилләнгән. Режиссер Юрий Бутусов артистлар белән берлектә ялгызлык, бәхет эзләү, хыялны чынга ашыра алмау турында күңелне тибрәтә торган Петербург тарихын булдыра. Серле Санкт-Петербург шәһәре спектакльнең төп геройларының берсенә әверелә дә инде.

“Галәм хаосы стилистикасы” – режиссер фишкасы. Аның ярдәмендә классика фантастик триллерга әверелә. Иронияле сюр аша экшен барлыкка килә һәм бу һәрвакыт киеренкелектә тота.

Спектакльдә Россиянең халык артистлары Сергей Мигицко, Евгений Филатов, Россиянең атказанган артистлары Анна Ковальчук, Галина Субботина, Александр Новиков катнаша. Әлеге тамаша «Золотой Софит» Санкт-Петербургның иң югары театраль премиясе лауреаты (2015).

Фестивальнең офф-программасында Юрий Бутусов, Михаил Бычков, Лев Эренбург, Кирилл Крок катнашындагы мастер-класслар, иҗади очрашулар, онлайн-конференцияләр, түгәрәк өстәлләр каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев