КАБУЛ ИТҮ КАМПАНИЯСЕ КАЙЧАН СТАРТ АЛАЧАК?
РФнең фән һәм югары белем алу министры Валерий Фальков 2020 елдагы кабул итү кампаниясенә бәйле сорауларга җавап бирде.
Кайчан башлана?
БДИ тапшырылу вакыты үзгәрсә дә, югары уку йортларына документлар кабул итү кампанясе инде 20 июньдә үк старт алачак. Чыгарылыш сыйныф укучылары якынча шушы көннәрдә аттестларга ия булачак. Кабул итү комиссияләре гаризалар, аттестатлар, фотолар һәм башка документлар белән эш итәчәк. Абитуриент БДИны тапшырып, аның баллары базага кертелгәч, кабул итү комиссиясе рейтинг төзиячәк.
Шулай ук июньдә югары уку йортларына документларны урта һөнәри белем бирү йортларын, бакалавриатны тәмамлаучылар һәм 2019 елда БДИ тапшыручылар да бирү мөмкинлегенә ия.
Валерий Фальков бу турыда:
– Без узган елгы кебек үк кабул итү кампаниясен 20 июньдә башлап, 17 августта тәмамларга булдык. Быелгы төп үзенчәлек булып документларны БДИны тапшырганчы ук биреп булуы тора, - ди.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
18 марта 2024 - 11:47
«ТЕАТРАЛЬ ИДЕЛ БУЕ» ФЕСТИВАЛЕНЕҢ ТӨБӘК ЭТАБЫ ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ БИЛГЕЛЕ
-
17 марта 2024 - 12:07
УЛЬТРАЭШКӘТЕЛГӘН ПРОДУКТЛАР: НИ ӨЧЕН АЛАР АЕРУЧА ЗЫЯНЛЫ?
-
15 марта 2024 - 14:11
ХАЛЫК УЕННАРЫ, ТЕАТР ТАМАШАЛАРЫ ҺӘМ КОЙМАКЛЫ ЯРМИНКӘ: КАЗАНДА МАЙ ЧАБУ БӘЙРӘМЕ УЗА!
-
15 марта 2024 - 12:53
САЙЛАУЛАРДА ЛЭЙНА КҮЗӘТҮЧЕ БУЛАРАК КАТНАША
Нет комментариев