Логотип Идель
Белми калма

Көмеше – кесәдә, уйда – алтынын яулау!

Татарстанда сәпиттә йөрү алай ук популяр булмаса да, юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары башкаларга үрнәк күрсәтә. Инде ничәнче ел алар Татарстанга чираттагы җиңүләрен алып кайта. Бу юлы Краснодар краенда уздырылган «Куркынычсыз тәгәрмәч-2018» Бөтенроссия бәйгесендә көмеш медальләр яулады алар.

Абсолют исәптә Татарстан Республикасы командасы икенче урынны алды. Төмән өлкәсе командасы абсолют җиңүне яуласа, Калининград өлкәсе укучылары өченче урынга лаек булган. Конкурста бөтен Россиядән җыелган укучылар юл йөрү кагыйдәләрен белүдә, һәлакәткә очраган кешегә беренче медицина ярдәмен күрсәтүдә, велосипедны фигуралы йөртүдә көч сынашкан. Җитмәсә, яшь инспекторларга автошәһәрчек юлында транспортны куркынычсыз итеп йөртергә, иҗади номер белән дә чыгыш ясарга кирәк булган.

Нәтиҗәдә, бөтен конкурс станцияләрен узганнан соң, Татарстан командасы икенче урынны яулый. Безнең республика катнашучылары арасында ике кыз һәм ике малай – Даниил Береснев, Артур Валеев, Мелисса Акташ һәм Алия Гомәрова. Алар барысы да – Казанның Яңа Савин районы 177нче лицей укучылары. «Ялкын» бу оста сәпитчеләр турында инде язып чыккан иде.

Команданы полиция капитаны, Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИ идарәсе Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы пропагандасы бүлеге өлкән инспекторы Иделия Шагова әзерләгән. «Казан» халыкара аэропортында җиңүчеләрне туганнары, якыннары, Татарстан буенча ЭЭМ ЮХИДИ идарәсе башлыгы Ленар Габдрахманов, «Безопасность дорожного движения» оешмасы директоры Рифкать Миңнеханов каршы алды.



Шулай итеп, безнекеләр (шулай дип әйтергә тулы хокукыбыз бар!) тиздән юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү, аларны үтәү буенча FIA Европа белем бирү конкурсында катнашачак. 33нче тапкыр уза торган ярыш быел Венгрия республикасының башкаласы Будапешт шәһәрендә узачак. Алар анда Россия данын яклаячак. Уңышлар сезгә, яшь инспекторлар!



Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев