Логотип Идель
Белми калма

JUNA ТӨРКЕМЕНЕҢ АЛЬБОМ ПРЕЗЕНТАЦИЯСЕ. КАЙЧАН?

23 октябрь Juna группасы «Amanat» (тат. «Әманәт» — саклануга бирелгән) исемле яңа альбом чыгара. Композицияләрнең нигезенә Луиза Янсуар, Йолдыз Миннуллина, Роберт Әхмәтҗанов, Азат Миргаязов, Эльмира Шәрифуллина иҗаты салынган. Уннан артык талантлы музыкант, рок, этник һәм электрон уен кораллары ярдәмендә, бу альбомның күпкырлы яңгырашын тудырган.

24 һәм 25 октябрь сәгать 19:00 Juna төркеме Милли китапханәнең залында альбом презентациясенә чакыра. Өр яңа һәм таныш булган җырлар MIR исемле вокал коллективы белән берлектә башкаралачак.

«Хор белән уйнау — сирәк күренеш. Мондый формат күбесенә ошар дип өметләнәбез», – ди Juna төркеме.

Беренче көн билетлары 48 сәгать эчендә алынып бетте, шуңа күрә оештыручылар 25 октябрь көненә теркәлү ачтылар: https://yummymusic.timepad.ru/event/1456611/. Тамашачыларны утырту эпидемиологик нормаларны исәпкә алып башкарылачак, һәр кешедә битлекләр булу мәҗбүри. Керү – бушлай, регистрация буенча гына.

Моннан тыш, оештыручылар тагын берничә сюрприз әзерләгән. Һәрбер теләгән кешегә яңа альбомның CD басмасы тәкъдим ителәчәк. Ә иң тугрылыклы тыңлаучыларына Juna төркеме беренче рәсми мерчын (сувенир эшләнмәләрен) тәкъдим итәчәк. Концерт алдыннан, 18:00 дә, Милли китапханәнең директор урынбасары Тәбрис Яруллин белән Милли китапханә буенча экскурсиягә язылып була.

Көне: 25 октябрь
Вакыты: 19:00
Урыны: Татарстан Республикасының Милли китапханәсе (Пушкин ур., 86)
Журналистлар, фотографлар һәм операторлар өчен теркәлү:
studio@yummymusic.ru
+7 937 772 83 07 (Энҗе)

https://vk.com/juna_kzn
https://www.instagram.com/junamusicband/
https://www.facebook.com/junaband/
https://www.youtube.com/JunaBandOfficial
https://junaband.bandcamp.com/
https://soundcloud.com/junamusicband

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев

2
X