Логотип Идель
Белми калма

ИЗОЛЯЦИЯ ЧОРЫНДА КАМАЛ ТЕАТРЫ СПЕКТАКЛЬЛӘРЕНӘ 2200 КЕШЕ БИЛЕТ АЛГАН

Камал театры үзе эшләмәсә дә, билетлар сатыла. Чөнки театр спектакльләрне онлайн күрсәтә башлады.

2 апрельдән бирле Камал театры үз спектакльләренең видеоязмаларын күрсәтә. Һәм аларга билетларны барлыгы 2200 кеше сатып алган. Шунысы кызыклы: билетларның билгеле бер бәясе юк, күпме телисең, шуның кадәр сумманы күчерергә мөмкин.

– 10 көн дәвамында барлыгы 2 200дән артык билет сатылды. Барлыгы 150 000 сум тупланды. Иң күп күчерелгән сумма 3000 сум булды. Бүгенге көндә иң популяр спектакль булып “Мәхәббәт FM” тора. Аның трансляциясен барлыгы 700 кеше карады, - дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте, - спектакль трансляцияләре халыкта зур кызыксыну тудырды, бик күп уңай кайтавазлар килде.

Шунысы игътибарга лаек: спектакльләргә билетларны  Татарстаннан гына түгел, башка илләрдән дә алучылар бар икән. Мисал өчен, Финляндия, Бельгия, Германия, Төркия һәм Нидерландтан. Россия буенча Мәскәү,  Санкт-Петербург, Самара,  Түбән Новгород өлкәләре,  Чувашия республикасыннан билет сатып алучылар бар.

– Әлеге проектны тормышка ашырырга ярдәм иткән һәркемгә рәхмәт! Мондый тамашачыларыбызны карантин узганнан соң бүләкләячәкбез дә әле, - ди Г. Камал театры директоры Илфир Якупов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев