Логотип Идель
Белми калма

Июньдә тагын ике өстәмә ял көне булачак



Июньдә Татарстан халкын берьюлы ике өстәмә ял көне көтә: 4 һәм 12 июнь көннәре эшләми торган көннәр булып санала. Бәйрәм алдыннан 3 һәм 11 июнь көннәрендә эш көннәре бер сәгатькә кыскартылачак.

Быел Ураза бәйрәме 4 июнь көнгә туры киләчәк. Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә татарстанлылар өчен бу ял көне була.

12 июнь – Россия көне бәйрәм ителә, шунлыктан бу көн илебез халкы өчен эшләми торган көн булып тора.

Быел республика халкы барлык бәйрәмнәр, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә 121 көн ял итәчәк. Җитештерү календаре нигезендә, бу ел дәвамында татарстанлыларга 244 эш көне туры киләчәк. Бәйрәм алдыннан тугыз көн (22 февраль, 7 март, 30 апрель, 8 май, 3 һәм 11 июнь, 29 август, 5 ноябрь, 31 декабрь) бер сәгатькә кыскартылган.



Бу хакта тулырак: tatar-inform




Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев