ИЮЛЬНЕҢ ИКЕНЧЕ ЯРТЫСЫНДА ҺАВА ТОРЫШЫ НИНДИ БУЛАЧАК?

КФУ профессоры Юрий Переведенцев июльнең икенче яртысында татарстанлыларны нинди һава торышы көтәчәге турында сөйләде.

Бу елны июль аенда югары һава температурасы Урал һәм Казахстаннан көньяк-көнчыгыш җилләр килүгә бәйле. Профессор сүзләренчә, хәзер Татарстан көньяк циклонның көнчыгыш перифериясенә керә, димәк, берничә көннән һава температурасы 20 градус тирәсе булачак. 21нче июль көнне көндез 24 градус, төнлә 16 градус тирәсе булыр, дип көтелә. Бу – климатик норма өчн табигый һава температурасы. Тик берәр атнадан яңадан эссе көннәр кабатланырга мөмкин.

Шулай ук, профессор сүзләренчә, салкын фронтка бәйле рәвештә, Татарстанда гарасатлар (ураган) булырга мөмкин

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
Иҗат
БЕР ТЕЛЕМ ИПИ
1106
0
0
Иҗат
ГОМЕРЛЕК САБАК
1319
0
0
Иҗат
«УТКИН МУЖ»
1368
0
0