Логотип Идель
Белми калма

Ивановода 200 укучы БДИ тапшыра алмаган

Иваново өлкәсенең ике мәктәбендә, математика буенча БДИ биремнәрен алганда, техник хата киткән. Шул сәбәпле, 200 укучы имтиханга вакытында керешә алмаган.

Бу хәл 8нче һәм 22нче мәктәпләрдә чыккан. Анда 368 укучы БДИ тапшырырга тиеш булган. Тик барып чыкмаган.

8нче мәктәпнең 150 укучысы өчен имтиханны кичкә күчергәннәр. Ә калганнары аны резерв көннәре – 24 июнь яки 1 июльдә тапшырачак. Иваново өлкәсе губернаторы Рособрнадзорга бу ситуациянең сәбәбен ачыкларга кушкан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев