Логотип Идель
Белми калма

ИСПАНИЯДӘ ТУГАН КӨН БЕЛӘН КОТЛАУЛАРНЫ ТЫЙГАННАР

Испаниянең полиция хемәткәрләре балаларны туган көннәре белән котлап йөри башлаган. Әмма аларга бу эшне туктатырга кушканнар. Ни өчен?

Полиция туган көн белән котлый?

Испания хакимияте полиция хезмәткәрләренә үзләренә тиеш булмаган эш белән шөгыльләнмәскә кушкан. Андалусиядә әлеге һөнәр вәкилләренә карантиндагы балаларны туган көннәре белән котлауларын сорап мөрәҗәгать итә башлаганнар. Алар озак уйлап тормаган – ризалашканнар. Полиция машинасы  туган көнен бәйрәм иткән кеше торган йорт каршына килеп баса да, сиренасын куша. Аннан бала тәрәзәдән карый һәм алар аны матур итеп туган көне белән котлый. Испания хакимите бу гамәлне мәгънәсезлек дип тапкан һәм бу эшне волонтерлар эшләсен, дигән.

Хакимият бу матур күренешкә ни өчен каршы?

Испания хакимиятенең бу адымга ни өчен баруының җитди сәбәбе бар икән. Шушындый бәйрәм чаралары узган шәһәрләрдә коронавирустан үлүчеләр саны күпкә югары булуы ачыкланган. Севилья шәһәре мэрына мондый чаралар уздырганы өчен 3 мең евро штраф сугып та өлгергәннәр.

Саннар

Испаниядә коронавирусны 166 019 тирәсе кеше йоктырган. Аларның 62 391е савыккан, 16 972се үлгән. Җир шарында барлыгы 1 миллион 700 мең тирәсе кеше бу инфекцияне эләктергән. 400 меңнән артыгы савыккан, 109 691 кеше үлгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев